Казанның 123нче һөнәр лицеенда Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына кергән оешма хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Спартакиаданың икенче финал этапы үткәрелде.
Финал ярышында 6 команда катнашты. Шулар арасында Аксубай, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы муниципаль районнары, Яр Чаллы һәм Казанның Идел буе командалары бар иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара муниципаль районы, икенче урынны Яр Чаллы җыелма командасы, өченче урынны Аксубай муниципаль районы вәкилләре алдылар.
Җиңүче командалар – дипломнар, команда әгъзалары грамоталар белән бүләкләнделәр.