Яр Чаллының “Ышаныч” – халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә “Социаль сертификат” алырга була.

2012 елның 26 марты, дүшәмбе

Яр Чаллының “Ышаныч” халыкны социаль яклау үзәге, тормышлары авыр булган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән, шәһәрнең төрле оешма җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, шәхси кешеләр белән тыгыз бәйләнештә эшли. Әлеге үзәктә  “Социаль сертификат” эшләнгән. Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: һәрбер матди ярдәм күрсәтүче, гарантияле дәүләт ярдәме исемлегендә булмаган, һәртөрле социаль ярдәмне түли ала. Ярдәм күрсәтүчеләр үзләре сайлап алган әби яки бабайның идән юу, кер юу, уңыш җыю эшләрен түли алалар. Белгечләр әйтүенчә, бигрәк тә каты авыручылар артыннан карау сорала. Бүгенге көндә 600 кешегә өстәмә ярдәм кирәк. 2011 елда 79 784 сумга 91 сертификат тормышка ашырылган.

Бу социаль эшкә теләгән һәрбер кеше үзенең хәленнән килгән кадәр ярдәмен кертә ала.

Кирәкле белешмәләрне 8(8552)71-39-09 телефоны аша алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International