Алабугадагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы мини-ярминкә булачак.

2012 елның 26 марты, дүшәмбе

2 апрельдә Алабугадагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы мини-ярминкә булачак.

Бу көнне шәһәрнең 2 оешмасы үзләренең вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәк. Алар арасында: ХЧҖ “Алабуга тәм-томы” һәм  ХЧҖ “ЧЖЭУ-Жилстройсервис”ы. Оешмаларның кадрлар хезмәткәрләре эш  эзләучеләрне түбәндәге һөнәрләр буенча сайлап алачаклар: менеджер, технологик җайланма операторлары, җыештыручы, сатучы-кассир, склад операторы, юрисконсульт, инженер-програмист, фасовщица, ярдәмче эшчеләр. Барлыгы 40 вакантлы эш урыны тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр эшкә урнашу турында төрле сорауларга җавап алачаклар.

Ярминкә үзенең эшен сәгать иртәнге 10 да башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International