Олы Мәтәскәдә юбилярны котладылар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 14 сентябрь көнендә Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Агапия Гатиятуллинага 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Агапия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йөзе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International