Лениногорскийның “Алсу парус” исемле реабилитация үзәге түләүле ярдәм күрсәтүдә беренчеләрдән булды.

2012 елның 26 марты, дүшәмбе

Лениногорскийның “Алсу парус” исемле мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган реабилитация үзәге өстәмә түләүле социаль-медик ярдәм күрсәтә башлады. Бу үзәк Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында теркәү һәм Татарстан Республикасы комитеты идарәсендә тарификация үтте.

Хәзер чиратсыз уртача бәягә тиз hәм зур сыйфатка ия булган дәвалау физкультурасы дәресләре, массаж, физиотерапия, кан тамыры аша  һәм мускул аша инъекцияләр, шулай ук дәвалау үзәге табибларыннан төрле киңәшләр алырга була.

 Бу ярдәмнәр социаль якланмаган кешеләргә туганнан алып 18 яшькәчә күрсәтелә. Шуңа күрә, медицина ярдәме тарифлары үзенең арзан булуы белән аерылып тора. Бер массаж процедурасының бәясе уртача – 50 сум, дәвалау физкультурасы –  40 сум, физиотерапия – 25 сумнан 40-47 сум тәшкил итә.

Дәвалау физкультурасы барышында төрле тренажерлар, яңарыш технологияләре, кинезиотерапия, PNF методы, Бобат элементлары, Гросса аппараты, нейро-ортопедик костюмнар “Адели”, “Атлант”, “Фаэтон” һ.б., балаларны реабилитацияләүдә яхшы нәтиҗәләр бирүче җиһазлар кулланыла. Физиотерапия залы магнитотерапия үткәрә торган җиhазлар, ультратавыш, электрофарез, парафин-озокеритотерапия белән җиһазландырылган.

Бу ярдәм участок табибының сәламәтлек турында белешмәсе һәм килешү нигезендә тормышка ашырыла. Алдан пациентлар балалар поликлиникасында минималь тикшерү үтәргә тиешләр.

Дәвалау үзәге халыкка бу ярдәмнәрне лицензия нигезендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының медицина эшчәнлегенә рөхсәте аркылы тормышка ашыра. Һәрбер медицина хезмәткәренең тиешле сертификаты, эш тәҗрибәсе һәм квалификацион категориясе бар.

“Алсу парус” исемле реабилитация үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Ленин проспекты, 16нчы йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International