Лаеш инвалид-балалар реабилитация үзәгендә гомуми кеше хокуклары декларациясен өйрәнәләр.

2012 елның 26 марты, дүшәмбе

Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмер һәм балалар реабилитация үзәгендә “Бөтен халык ирекле һәм үзләренең хокуклары буенча тигез” исемле әкият элементлары булган танышу дәресләре үтте.

Бу дәреснең максаты булып балаларны “Гомуми кеше хокукы декларациясенең” беренче һәм икенче статьяларының эчтәлеге белән таныштыру торды. Бу документның эчтәлеге белән таныштыру өчен мисал итеп Г.Х.Андерсеннның “Шыксыз үрдәк баласы” исемле әкияте алынды.

Социаль тәрбияче сүзләренә караганда, мондый белем балаларга кешеләр белән дуслык, шәфкатьлелек, милли килешү аша аралашырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International