“Татарстан кроссы-2018”на Зәйнең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре балалары белән чыкты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге коллективы 15 сентябрьдә узган Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2018” һәм “Татарстан кроссы – 2018”на кушылды.

Барлык катнушчылар белән бергә алар татар гимназиясеннән башлап “Энергия” стадионына кадәр сузылган маршрутны йөгереп узды. Мәшгульлек хезмәте белгечләре спорт чарасында ел саен актив катнаша, бу юлы үзләре белән балаларын да алып чыкты. Финишта аларга диплом тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International