Кукмараның “Тылсым” халыкларны социаль тәэмин итү үзәгендә “Хокуки кунак бүлмәсе” проекты кысаларында “Без закон белән дус” сериясенең чираттагы очрашуы узды. Бу чарада ПДНда исәптә торучы яшүсмерләр катнаштылар.
Очрашуда “Җинаять кылучы яшүсмерләрнең хокуки җаваплылыклары” темасы яшүсмерләрдә зур кызыксыну уятты. Алар видео-фрагментлардагы хокукны бозу күренешләренә һәр яктан үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм экрандагы вакыйгаларга битараф калмадылар.
Очрашу психологик чикләү бүлмәсендә үз-үзеңне тикшерү белән тәмамланды.