"Урман атнасы" республика акциясе

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

"Здравушка" тернәкләндерү үзәге "Урман атнасы" республика акциясен хуплады.

Үзәк белгечләре көче белән балалар өчен экологик темага курчак спектакле оештырылды. Әкият персонажлары аша, балаларга урманны, андагы чисталыкны саклау, янгыннар булдырмау ничек мөһим икәнен сөйләделәр. Әлеге чараның барлык тамашачылары да бик күп яңалыклар гына белеп калмыйча, тернәкләндерү процедураларын алга таба үтү өчен уңай кәеф алды. Чара фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International