Инвалидлар өчен җайлаштырылган  эш урыннары тикшерелә

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Әлмәтнең  халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары белән тәэмин итү бурычның үтәлешен контрольдә тора. Инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру буенча ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан  чираттагы (агымдагы кварталда)  эш бирүчеләргә  баруны тәмамлады.

Бүгенге көнгә алты эш урыны актуаль булып тора. Бу эшсез инвалидны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урынын җайлаштыру (җиһазлау) буенча эш бирүченең чыгымнарын каплау буенча  килешү уңаеннан җайлаштырылган (җиһазланган) эш урыннары. Сүз уңаеннан, компенсация күләме  бер эш урыны өчен  72 мең 690 сумны тәшкил итә.

Агымдагы елның III кварталында  "АППАК" авыл хуҗалыгы предприятиясенә, "СМП-Нефтегаз" акционерлык җәмгыятенә, "УПП" АРОИ ҖЧҖ, АРПП "Юго-Восток"ҖЧҖ, "Татнефтепроводстрой"  төзелеш ширкәте  акционерлык җәмгыятенә бардылар. Инвалидларны эш белән тәэмин итү  һәм җиһазлар сатып алу  буенча хокук бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International