Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Социаль эш атналыгы”на йомгак ясады

2012 елның 26 марты, дүшәмбе

Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Социаль эш атналыгы”на карата төрле чаралар үткәрде.

Белгечләрнең әйтүенчә, бу чаралар кешеләргә карата шәфкатьлелек тәрбияли һәм аларга киләчәктә үз һөнәрләрен сайларга ярдәм итә. Шулай ук “Балалар күзлеге белән социаль эш” исәбендә торучы балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе үзенең эшен башлап җибәрде.

Казан дәүләт медицина университеты практикант-студентлары һәм волонтерлар катнашы белән “Социаль эш бәясенең актуальлелеге” темасына дискуссия үткәрелде.

Бу чара барышында социаль хезмәткәр һәм социаль тәрбиячеләр этикасы кодексы турында фикер алыштылар.

31нче урта гомуми белем мәктәбе белән “Ориентир-гуманность” профессональ юнәлеш мәгърифәте җиткерү унаеннан  чыгыш акциясе уздырылды. Анда укучыларга социаль хезмәткәр һөнәре турында сөйләделәр һәм социаль эш турында фильм күрсәттеләр.

Моннан тыш, “Социаль эш атналыгы” кысаларында хезмәткәрләргә бүлек психологы “Эмоциональ яну дәрәҗәсе” диагностикасы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International