ХКҖ “Камэнергостройпром” Түбән Камалыларга үзләренең вакансияләрен тәкъдим итә

2012 елның 26 марты, дүшәмбе
Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр көне үтте.
Бу көнне 14 кеше яңа тармакта эш табу теләге белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасына җыелдылар.
ХКҖ “Камэнергостройпром”ның кадрлар белән эшләүче вәкилләре ярминкәгә килүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр һәм үзләренә кирәкле эшчеләрне сайлап алдылар. Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләр тәкъдим иттеләр: маркетолог, налогларны хисаплап баручы бухгалтерлар, инженер-технологлар, фельдшерлар, ОТК тикшерүчеләре һәм башкалар.
Ярминкә барышында эш белән тәэмин итү белгечләре эшсезләргә үзләрен кызыксындырган һөнәрләр буенча киңәш  бирделәр. Шулай ук килүчеләргә демонстрацион системада урнашкан вакантлы эш урыннары банкы белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Ярминкәгә килүче 14 кешенең 4се әңгәмә узып эшкә урнашырга юллама алды һәм эш бирүче белән очрашуга чакырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International