"Асгард" сак предприятиесендә хезмәт хакы бурычы өлешчә түләнгән

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Казан оешмасы  хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча бурычның бер өлешен кайтарды.

 "Асгард" ҖЧҖ 65 хезмәткәренә 256,2 мең сум күләмендә хезмәт хакы буенча әҗәтен каплаган.

Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе республика ведомствоара комиссиясенең аерым контролендә калуын дәвам итә. Хезмәт хакы буенча бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International