2018 елның 11нче сентябрендә "Веста" үзәге белгечләре шәһәр халкының игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны профилактикалау максатыннан "Тәмәкене конфетка алмаштырам" акциясе үткәрде.
Әлеге акция шәһәр урамында узды. Анда тәмәке тартуга карата булган караш мәсьәләсе буенча төрле яшьтәге кешеләр арасында сораштыру үтте. Үзәк белгечләре тәмәке тартучыларга бер тәмәкене бер кәнфиткә алыштырырга тәкъдим итте. Шәһәрлеләрнең реакциясе төрлечә булды: кемдер әлеге проблеманы җитди кабул итмичә генә узып китсә, кайберәүләр бер тәмәкене конфетка алыштырырга ризалашты. Мәсәлән, бер яшь кеше шунда ук бөтен бер пачкасын биреп китте. Белгечләрнең "Тәмәке куллануның зыяны турында беләмсезме?", дигән соравына 100% сораштыруда катнашучы уңай җавап бирде. Әмма аларга начар гадәтләргә каршы көрәшү бик авыр икән. Узып баручылар арасында беркайчан да тәмәке тартмаучылар һәм башкаларга да тартмаска киңәш итүчеләр дә очрады.
Күпчелек узып баручылар тукталдылар, сорауларга җавап бирде һәм тәмәкеләрен тәм-томга алмаштырды, белгечләр аларга сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында уйланырга кушты.