“Астра” үзәгендә “Зыян китерүче гадәтләргә – юк дибез, витаминнарга – әйе!” дип аталган акция узды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Зыян китерүче гадәтләргә – юк дибез, витаминнарга – әйе!” дип аталган өйрәтүче акция булып узды.

Акциянең максаты – балаларга сәламәтлекне сакларга өйрәтү. 

Башта балалар үзләре буклетлар ясады, аларда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең файдалы үзлекләрен күрсәттеләр. Шуннан соң балалар үзәк янындагы территориягә чыктылар, анда очраклы үтеп баручыларга мәгълүмати материаллар һәм витаминнар – җиләк-җимеш чыганаклары өләштеләр.

Тернәкләнүчеләр зарарлы гадәтләр организмга тискәре йогынты ясый, ә яшелчә һәм җиләк-җимешләрдәге витаминнар сәламәтлек өчен файда китерә, дигән нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International