"Наз" приютындагылар яшь дикторлар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Террорчылыкка каршы айлыкта “Наз” приютында  “Барыбыз бергә булганда гына террорны җиңәбез” исемле радио эфирда тапшыру чыкты.

Яшь дикторлар педагог-психолог Е.Нехорошкова  җитәкчелегендә оештырылган бу тапшыруда үзләренең яшьтәшләренә, террористлар, аларның максатлары һәм нинди гамәлләр башкарулары турында сөйләделәр.

Ә соңыннан радио тыңлаучыларга мавыктыргыч интервью рәвешендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып бардылар. Нәтиҗәдә приютта тәрбияләнүче балалар  террористларга каршы тору кагыйдәләрен белде һәм күп мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International