Зәйнең мәшгульлек үзәгендә гриппны кисәтү турында сөйләделәр

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәгендә гриппны кисәтү мәсьәләсенә багышланган семинар узды.

Инфекцияле авыруга каршы көрәш турында Татарстан буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарында территория бүлеге баш белгече Язилә Яхина сөйләде. Чарада халык мәшгульлеге үзәгенең барлык белгечләре дә катнашты.

Әйтергә кирәк, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны көз-кыш айларында кискен арта. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә, көн саен күпсанлы халык белән эшләү сәбәпле, авыру эләктерү куркынычы яный. Үзәкнең күпчелек белгечләре грипп һәм ОРВИга каршы иммунизация узарга теләк белдерде. Шулай Зәй шәһәренең хезмәт мәшгульлеге үзәге бинасында мәгълүмати стендта вакцинациянең әһәмияте турында белешмә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International