"Без төрле, әмма без бердәм": "Балкыш"та туган илне яратырга өйрәтәләр

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Без төрле, әмма без бердәм!" презентациясе узды, соңыннан фикер алышу оештырылды.

Чараның максаты-толерантлык, үзеңә һәм башка кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү, башка милләт халыкларының мәдәният үзенчәлекләре белән танышу.

"Һәр кешенең балачактан ук, барлык кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк дигән фикере булырга тиеш", - диләр "Балкыш" приютында. Үз ватаныңа, аның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә мәхәббәт балаларда патриотик хисләр, үз илең өчен горурлык тудыра. Узган чара көрәшкә генә түгел, ә экстремизм һәм терроризм барлыкка килүне кисәтү, балаларда уяу һәм җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан да юнәлтелгән иде.

Приют карамагындагылар үзләре өчен бик күп яңа әйберләр белде һәм теманы ачуда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International