Спас интернат-йортында әдәби очрашу

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 9нчы сентябрендə язучы Лев Николаевич Толстойның юбилее - тууына 190 ел билгелəп үтелде.

Менə бүген дə, 2018 елның 12нче сентябрендə, үзəк китапханə хезмəткəрлəре Юлия Алексеева, Анастасия Семенова "Бөек рус фикер иясе Лев Толстой һəм Казан ягы турында" темасына чара оештырдылар.

Алып баручылар Лев Николаевич Толстойның Казан ягында булуы турында сөйлəделəр, язучының тормыш юлы, "После бала", "Анна Каренина", "Воскресенье", "Утро помещика" əсəрлəре белəн таныштылар. Өлкəннəр яңгыраган һәр фикерне зур кызыксыну белəн тыңлады һəм уңай кичерешлəр алды.

Чарада катнашучылар үзəк китапханə кунакларына рəхмəтлəрен белдерде, ə Юлия Алексеева, Анастасия Семенова интернатта яшəүчелəргə журналлар һəм китаплар бүлəк иттелəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International