2018 елның 21 сентябрендә иртәнге сәгать 9 да Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.
Ярминкәгә килүчеләргә; хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә булган вакансияләр банкы белән танышырга; эш бирүчеләр белән очрашып әңгәмә узарга, эшкә урнашу хакында килешергә; психолог-профконсультантта һөнәри ориентацияңне билгеләү өчен тест узарга мөмкин булачак.
Чара Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 А адресы буенча оештырыла.
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-95.