2018 елның 11 сентябрьндә Нурлат мәшгүльлек үзәге һәм “Гармония” социаль ярдәм үзәге белгечләре сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат мәктәп-интернаты укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырды.
Психолог Ирина Вахитова балалар белән һөнәрләр дөньясы, үзенең сәламәтлек үзәнчелекләрен исәпкә алып дөрес хезмәт урыны сайлау турында сөйләде. Инспектор Розалия Вильданова балалар белән һөнәри юнәлешне билгеләүче тест үткәрде.