2018 елның 12сентябрь көнендә Теләче районы “Чишмә” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге хезмәткәре А.Кашапова профилактик әңгәмә уздырды.
Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан үзәк оештырган чара авыл җирлегендә “Сәламәтлек үз кулыбызда” дигән теманы колачлады. Әңгәмә “Алкоголь. Җәлеп итү серләре” исемле видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.
Алкоголь куллануның зарары һәм нәтиҗәсе турында мәгълүмат бирү, спиртлы эчемлекнең психикага йогынтысы турында белемнәрне киңәйтү - әлеге чараның төп максаты булып тора иде. Катнашучылар әңгәмә ахырында “Сәламәт тормышта яшәү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга: яраткан эш белән шөгыльләнергә, балаларыбызны сәламәт итеп тәрбияләргә кирәк!” дигән нәтиҗәгә килделәр.