Яңа Савинның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе эшенә йомгак ясады. Казанның 5 оешмасы шәһәр халкына үзләренең вакантлы эш урыннарын тәкъдим иттеләр. Яңа хезмәткәрләрне ХЧҖ “Центр-интерациональ”, ХЧҖ “Аист-Инжиниринг”, ХЧҖ СК Ренессанс-жизнь, “Ленинское отделение СБ РФ №6672” һәм ААҖ “Камгесэнергострой” кадрлар хезмәте белгечләре кабул итте.
Бу көнне 74 буш эш урыны тәкъдим ителде. Ярминкәгә 109 кеше килде, шуларның 87се эшкә урнашу буенча сорауларга җавап тапты, 22се эшкә юллама алдылар.