Тукай районында “Без сәламәт тормыш өчен ” акциясе үтте.

2012 елның 23 марты, җомга

Түгәрәк кыр урта мәктәбендә “Без сәламәт тормыш өчен ” район акциясе үтте. Ул алкоголизмга, тәмәке тартуга каршы, яшьләрдә уңай сәламәт тормыш формалаштыруга юнәлтелгән.

Бу чарада Түгәрәк кыр мәктәбенең 15-17 яшьлек 49 укучысы, район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм укытучылар катнашты.

Чарага зур әзерлек алып барылды: оештыручылар анкеталар һәм буклетлар эшләделәр, видеоматериаллар җыйдылар, презентацияләр әзерләделәр.

 Алкоголь һәм тәмәкегә бәйле проблемалар дискуссиясе психологлар комментарияләре ярдәмендә яшүсмерләр аңында яңгыраш тапты, аларга чараның тематикасына бирелергә мөмкинлек бирелде.

Акция кысаларында укучыларга профилактик плакатлар ясарга, “Алкоголь һәм тәмәкенең киләчәктә йогынтысы” дигән темага мини-инша язарга, “Тәмәке – безнең өчен түгел” күренешен анализларга тәкъдим ителде.

Акция ахырында барлык яшүсмерләр дә “Хәзерге заманны нечкә тоя торган кешеләр өчен” дигән анкета тутырдылар һәм алкоголизация һәм тәмәке тартуның башлангыч профилактикасы буклетлары алдылар.

Акция  “М.И.Г" волонтерлар отряды , “Шәфкатъ” - халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең психологлары, социаль эшчеләре hәм Тукай муниципаль районының белем бирү бүлегенең мәктәптән тыш эшләү  үзәге ярдәме белән үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International