«Куркыныч янау төркеменә кергән балаларны социальләштерү һәм тәрбияләү» дигән регионара семинарга йомгак ясалды. Семинар Казан Федераль Университетның педагогика һәм психология Институты базасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе гаилә һәм демография фәнни-тикшерү үзәге, Россиянең Януш Корчак җәмгыяте, Казанның “Балаларга кояш” исемле яшьләр Корчак җәмгыяте белән берлектә уздырылды.
Семинар эшендә ятим һәм караучысыз калган балалар белән эшләүче махсуслаштырылган оешма хезмәткәләре һәм җитәкчеләре, социаль-педагогика өлкәсе оешмалары, укытучылар, аспирантлар, студентлар, волонтерлар һәм куркыныч янау төркеменә кергән балалар белән эшләүчеләр катнашты.
Семинар эше пленар утырышлары, интерактив түгәрәк өстәл һәм мастер-класс формаларында үтте.
Семенарның пленар утырышында Мәскәү Академиясенең педагогика һәм психология кафедрасы мөдире педагогия фәннәре докторы, профессор Ирина Демакованың "мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри белемен арттыру һәм квалификацияләрен күтәрү" чыгышы кызыксыну уятты. Ул гуманистик педагогика идеяләре нигезендә балаларны тәрбияләүнең төрле юлларын социальләштерүгә анализ ясады.
Россиянең Януш Корчак җәмгыяте президенты Казан Федераль университының педагогика һәм психология институтының гомуми һәм социаль педагогика кафедрасы җитәкчесе – педагогика фәннәре докторы, профессор Роза Валеева балаларны тәрбияләүдә бүгенге көнгә кадәр актуаль булган Януш Корчакның гуманистик идеяләре белән таныштырды.
Моннан тыш, семинарның пленар утырышы кысаларында Канададагы Януш Корчак җәмгыяте идарә әгъзасы филология фәннәре кандидаты Ольга Медведева-Натуның Януш Корчакта тәрбияләнгән баланың язмышына багышланган “Һәрвакыт аларга яшәргә җиңел” исемле китабына презентациясе үткәрелде.
Интерактив түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар түбәндәге темалар буенча үткәрелде: “Девиант бала. Чыгу юлы бармы?”, “Асоциаль гаилә һәм бала”, “Олылар дөньясында балалар хокукы”, “Баланы ничек яратырга”.
Монда белгечләр үсмерләр һәм караучысыз калган балалар белән эшләүнең яңа технологияләрен өйрәнделәр.
Бу чара ахырында А.Вайданың “Корчак” исемле нәфис фильмын күрсәттеләр. Семинарга йомгак ясаганда катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм кыска сроклы уку сертификатлары тапшырылды.