Менделеевск районының “Өмет яры” исемле халыкка хезмәт күрсәтү үзәге “9 ай” проектын тормышка ашыруга беренче нәтиҗә ясый. Искә төшерәбез, проект медик-социаль сәламәтлекләре куркыныч астына куелган йөкле хатын-кызлар төркеменә юнәлтелгән. Проектның максаты – социаль ятимлеккә искәрту.
Проект 2012нче елның январеннән тормышка ашырыла. Бүгенге көндә кислород коктейльләре ясау җиһазлары сатып алынды, сенсор бүлмәләре җиһазлана. Белгечләрнең әйтүенчә, йөкле хатыннарның кислород коктейле кулланулары “кислород ачлыгын” киметүгә китерә.
Хәзерге вакытта белгечләр йөкле хатыннарны уздырылачак дәресләрнең максаты, вакыты, урыны һәм кулланыла торган методлары белән таныштаралар.
Эшне булачак әниләрнең психо-эмоциональ хәлен өйрәнүдән башлыйлар.
Бераздан хатын-кызларны тынычландыру техникасына һәм үзеләренең эмоциональ хәлләрен тәртипкә салырга өйрәтәләр. Моннан тыш, йөкле хатын-кызларга ата-ана компетентлыгын күрсәтү, психогимнастика, төрле иҗади эшчәнлекләрен ачу дәресләре булачак.
Йөкле хатын-кызларның эмоциональ хәлен салмак музыка һәм сенсор җиһазлары ярдәмендә нормальләштерәләр.
Авторлар фикеренчә комплекслы йогынты ясау йөкле хатын-кызларның психологик хәленә генә түгел, физиологик хәленә дә уңай йогынты ясый.