“Астра” үзәгендә “Алкоголь һәм яшүсмер” дигән түгәрәк үтте

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бөтенроссия аеклар көне уңаеннан “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Алкоголь һәм яшүсмер”дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Чараның төп максаты: хәмернең сәламәтлеккә зыяны турында белемнәрен арттыру.

“Куркыныч эш”дип аталган видеоролик дискуссия үткәрүгә сәбап булды. Бу роликта хәмернең бала организмына начар йогынтысы күрсәтелде. Балалар ситуацияләр турында бик актив фикер алыштылар, диалог алып бардылар. Әңгәмә барышында балалар үзләренә нәтиҗә ясады: һәр кеше үз юлын сайлаганда иптәш итеп хәмер түгел, сәламәтлекне саклау юлын сайларга тиеш. Профилактик максат белән “Хәмер юк!” дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International