Зәй мәшгульлек үзәге район авыл мәктәпләрендә профориентация буенча чаралар уздыруны дәвам итә.
Бу көннәрдә “PROFF- навигатор” проекты уңаеннан үзәкнең мобиль офисы Сәвәләй мәктәбендә булды. Биредә VII-X сыйныфларда укучылар өчен “”Яңа заман – яңа һөнәрләр” дип аталган чара үткәрелде.
Һөнәрләр буенча консультант Дарья Филиповская балалар белән булачак һөнәрнең тибы турында тест үткәрде, бүгенге көндә хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр, аеруча эшче һөнәрләренә ихтыяҗ арту турында мәгълүмат бирде. Очрашу ахырында укучылар хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында фильм карадылар.