Яшел Үзәндә вакансияләр ярминкәсе

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге 2018 елның 14 сентябрендә шәһәр һәм район эш бирүчеләре катнашында узучы, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе оештыра.

Килүчеләр түбәндәге мөмкинлекләрдән файдалана алачак:

- Предприятиеләр һәм оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә узу һәм эш бирүчеләргә булган вакансияләрләргә үз кандидатурасын тәкъдим итү;

- Яшел Үзән районының эш бирүчеләре тәкъдим иткән буш эш урыннары турындагы мәгълүмат белән танышу;

- Хезмәт мөнәсәбәтләре сораулары буенча консультация алу.

Эш эзләүче гражданнарны Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча көтә. Чара сәг. 10.00 башлана.

Белешмәләр өчен 5-54-02 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International