"Юлдаш"та яшәүчегә 95 яшь тулды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Бүген,10 сентябрендә, Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Надежда Ширшова 95 яшьлеген билгеләп узды.

Надежда Ширшова Биляр районының Березовка авылында күп балалы гаиләдә туган.Кыз VII сыйныфны тәмамлагач, Горькийның ФЗОсына укырга китә. Бөек Ватан сугышы вакытында да шул шәһәрдә эшли.

Сугыштан соң, кияүгә чыга, гаиләсе белән Чистайга кайтып төпләнә. Төрле җирләрдә хезмәт куя. Картлар йортында 2017 елдан бирле яши. Якын туганнары юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International