Статистик мәгълүматларга караганда, Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 832 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 45 кешегә азрак.
Шулай ук әлеге атна эчендә эшсез кешеләр саны , Яшел Үзән, Менделеевск, һәм Кама Аланында кимегән. 2018 елның 11 сентябренә моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 383, 49 һәм 29 эшсезләр теркәлгән.
Алабуга, Түбән Кама һәм Чистайда эшсезләр саны арту күзәтелә. Биредә рәсми рәвештә теркәлгәннәр саны 291, 932 һәм 312 граждан тәшкил итә.