Узган атнада республика оешмалары 3 845 эш урыны ачык дип белдергән

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018нчы елның 11 сентябренә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 117 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 75 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,50% тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 44 297 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3 845 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,23 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 554 кеше эшсез дип танылган, шуларның 494 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 38 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International