Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр командасында "Яхшы футбол" республика турнирында катнашты.
Әлеге турнир авыр тормышта яшәүче балалар арасында оештырыла. Проектның максаты балаларны спортка авызландыру, танылган спортчылар белән таныштыру.
Бөгелмә командасы чараларда актив катнашты, Татарстан буенча квеста бишенче урын яулады.