Татарстанда "Экстремизмга - юк!" акциясе дәвам итә

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” приюты тәрбияләнүчеләре “Терроризм һәм экстремизмны” кисәтү буенча акция үткәрә.

Айлыкны үткәрү уңаеннан “Экстремизмга - юк!” кисәтү чарасында 10нчы сентябрьдә бәләкәй төркем тәрбиячесе Е.Карнаухова  җитәкчелегендә, балалар “Безнең белән бул!”, “Без экстремизмга каршы”, “Чиста күк йөзе” дигән белешмәлекләр таратты.

Акциянең максаты: халыкта төрле террористик, экстремистик идеологияләргә карата тискәре канаш  һәм нәфрәт булдыру.

Шулай ук, Кукмараның "Шәфкатьлек" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре дә террорчылык афәте турында инвалид балаларга бәян итте. Балаларга монды вакытларда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре әйтелде, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International