Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге директоры 7нче гимназиянең ата-аналар җыелышында катнашты. Ул профориентация уңаеннан чыгышы ясады. Хезмәт базарындагы вазгыять белән таныштырды.
Наталья Казанова үз чыгышында 2018-2019 уку елы дәвамында, мәктәп укучылары өчен һөнәр сайлау буенча мәгълүмат биреләчәге, һәр укучы психологның профессиональ нәтиҗәсен алачагын белдерде.
Җыелышта 250 кеше катнашты, мәшгульлек үзәге директоры белдергәнчә, мондый очрашулар шәһәрнең һәр мәктәбендә узачак.