Яшел Үзән мәшгульлек үзәге белгечләре “Эш бирүче көненә” йомгак ясады

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 6 сентябрендә Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе Яшел Үзән районы бүлекчәсе катнашында “Эш бирүче көне” уздырылды.

Әлеге чарада эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнашты. “Белгеч” һәм “Суд приставы-башкаручы” вакансияләре тәкъдим ителде.

“Эш бирүче көненә” 28 кеше килде, аларның 28-е эшкә урнашу соравы, 6-сы  халык мәшгульлеге законы буенча  консультация алды.

Чара нәтиҗәләре буенча 14 кеше эш бирүче белән әңгәмәгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International