Тәтеш картлары "Минем елларым - минем байлыгым" конкурсында катнаша

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген  Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль яклаулардан файдаланучы Зиннур Сәитов  һәм Евгений Сидоров тәрбияче-психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә Буа шәһәрендә булды.

Алар анда “Минем елларым – минем байлыгым” дигән конкурс-фестивальдә катнашты. Зиннур Сәитов  үзенең иҗади мөмкинлекләрен “сәнгатьле уку”, ә Евгений Игоревич “вокал” номинациясендә күрсәтте. 

Бу чарада катнашучылар күп уңай эмоцияләр һәм  тәэсирләр алды.  Шунысы әһәмиятле: инвалидлар һәм өлкәннәр өчен оештырылган бу очрашулар югары эмоциональ кимәлдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International