“Әни+бәби” клубы уңаеннан “Бармак уеннары” дип аталган төркемле дәресне “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче ата-аналар һәм балалары өчен үткәрде.
Чараның максаты: бармак уеннары өчен кулланыла торган уенчыклар аша балаларның үсешен барлау. Балалар һәрвакыт ниндидер могъҗиза көтә. Әлеге шөгыльдә балалар могъҗизалы сандыкта бармак театры өчен бармак уенчыклары таптылар.
Бик озак игътибар белән караганнан соң, әле бу уенчыкларны бармакка киеп уйнап та була икәнен белгәч, балалар бик гаҗәпкә калды. Очрашу барышында “Шалкан”, “Чуар тавык” әкиятләре сәхнәләштерелде. Әлеге дәрестә әтиләр дә бар иде, алар балаларына бармак уеннарын кулланып шигырьләр сөйләде.
Дәрес азагында педагог әти-әниләргә бармак уеннары вак моториканы һәм сөйләмне генә үстереп калмыйча якын кешеләр белән кызыклы итеп вакыт үткәрү чарасы да булып тора икәнен җиткерде.