Яр Чаллы шәһәре округында “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 12 инвалид бала белән 4 ата-ана өчен тәрбияче Е.Тарасова кызыклы чара оештырды.
ТАССРның йөзеллыгын бәйрәм итү, “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру уңаеннан 10нчы сентябрьдә “Минем Татарстаным” очрашу узды. Балалар зур кызыксыну белән ТАССРның барлыкка килү тарихын искә төшерде, дәүләт символларын атадылар, туган як турында шигырьләр сөйләделәр.