9 сентябрьдә бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге күркәм дата уңаеннан Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында психолог Марина Гыльметдинова әдәби очрашу оештырды.
Рус әдибенең иҗаты, тормыш юлы турында бәян ителде. Классикның әсәрләре укылды, дөнья әдәбиятына нисбәте турында фикер алышынды.
Язучының атаклы әсәрләре; "Война и мир", "Анна Каренина", "Воскресение" романнарыннан өзекләр яңгырады.