11 сентябрьдә аеклык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Беренче Россия аеклык көне 1913 елда православие чиркәве хезмәткәрләре инициативасы белән оештырыла башлаган.
Минзәлә муниципаль районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән "шәхес һәм алкоголь" мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Яшүсмерләр алкогольнең зыяны, эчкечелек белән бәйле проблемалар турында белделәр. Балаларга "Алкоголь һәм яшүсмер" дигән фильм күрсәтелде. Фильмны караганнан соң, барысы да үз фикерләре белән уртаклашты. Чара ахырында сәламәтлек безнең үз кулларыбызда дигән нәтиҗә ясалды.
Кукмараның "Тылсым" үзәге белгечләре дә "Аек тормыш - бәхетле гаилә", дигән акция уздырды. Гражданнарга тематик белешмәлекләр таратылды.