“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизм – юк” декадасы уңаеннан балалар плакатлары “Тынычлык территориясе” дигән конкурс уздырылды.
Бу чараның максаты: балаларны изгелек һәм дөреслек законнары буенча яшәргә өйрәтү. Үзенең туган иленә мәхәббәт, горурлык тәрбияләү, ди чараны оештыручылар. Плакатны ясаганда ата-аналар актив катнашты. Ата-аналар һәм балалар плакаттагы рәсемнәр аша бәхетле, яхшы тормыш өчен тынычлык кирәклеген аңлатырга тырыштылар. Бу чарада 25 бала һәм ата-ана катнашты.