Республикада террорлыкка каршы чаралар узды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Республикада “Экстремизмга – юк!” декадасы уңаеннан төрле районнарда әлеге чарага кагылышлы проектлар оештырыла.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Экстремизмга – юк!” айлыгын уздыру буенча чаралар планы буенча өйрәтү- эвакуция  күнегүләре  үткәрелде. Өйрәнү барышында янгын яки террорлык актлары килеп чыккан очракларда персоналның  ничек гамәл кылырга икәнлеге буенча күнекмә алдылар.

7 сентябрьдә Арчаның "Мәрхәмәтлек" үзәгендә дә әлеге темага тренировка үтте. Чарада Арча муниципаль районы надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлеге башлыгы А. Ю. Зотов та катнашты.

Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Тынычлыкка әйе, террорга юк", дигән сәгать узды. Биредә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International