"Экстремизмга - юк!" декадасы уңаеннан, Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшьләр приютында спорт бәйрәме узды.
"Спорт - террорчылыкка каршы" шигаре астында уздырылган бәйрәмдә ике команда катнашты. "Динамо" һәм "Зенит" командаларында балалар үзләренең кыюлыкларын, үткен һәм көчле булуларын раслады. Ярышта дуслык җиңде.