Бөгелмәнең мәктәп укучылары район хастаханәсендә булды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

"Минем профессия. Минем карьера" проекты уңаеннан, Бөгелмәнең 18 номерлы мәктәбе укучылары өчен чираттагы экскурсия оештырылды.

Бу юлы балалар Бөгелмәнең үзәк хастанәнәсендә булдылар. Медицина бүлеге буенча баш табип урынбасары Равил Лотфуллин 9 сыйныф балалары өчен табип һөнәре турында бәян итте. Табипларның җаваплы, катлаулы хезмәтен күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. 

Баш шәфкать туташы Зөлфия Шәйдуллина хастанә буенча экскурсия оештырды, балаларны төрле бүлекләр белән таныштырды. Балалар табип булыр өчен нинди уку йортларында укырга кирәклеген дә белде. Җәмгысе чарада 24 бала катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International