Чирмешәндә аеклык көнен билгеләп уздылар

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә.

Чирмешән муниципаль районындагы “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү белгече, социаль педагог Л.Малешина балигъ булмаганнар балалар арасында“Тормыш агачы” исемле акция уздырды.

Акциянең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм җәмәгатьчелек игътибарын эчкечелек проблемасына җәлеп итү. Яшел агач – ул тормыш һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәш символы. Шуңа күрә “Тормыш агачы” акциясе шундый исем белән атала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International