Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ), совет яшьләрен массакүләм оештыру иҗтимагый-сәяси оешма буларак барлыкка килгән, ВЛКСМ Советлар Союзының иҗтимагый-сәяси системасының бер өлеше булган.
Аның язмышы ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. ВЛКСМның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан районының “Өмет утраучыгы” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт бюджет учреждениясенең социаль хезмәткәре Мария Шадрова китапханә мөдире Надежда Першина белән бергә үз карамагындагы өлкән кешеләрне һәм инвалидларларны чакырып чара үткәрде. Алар үз вакытында комсомол булганнар.
Комсомол ветераннары белән очрашу тантанасы Рус Макылы авыл китапханәсендә узды. Очрашуга килгән кешеләр истәлекле чарага багышланган күргәзмә экспозициясен, оештыручыларның архивтан сайлап алынган узган ел фоторәсемнәрен карый алдылар. Мария Николаевна җыелган кешеләргә комсомол тарихын искә төшерде.
1918нче елның 29 октябре Комсомолның туган көне дип санала. Бу оешма миллион яшьләрне берләштергән. 1980нче елларда комсомолда 40 миллионнан артык кызлар һәм егетләр булган. Аның ярдәме белән ”югалган буыннар” булмаган. Ул үз Ватаныңа фидакарь хезмәт итү, каһарманлык, батырлык символы буларак тарихта мәңгегә калды.
Комсомолның башкаргангамәлләре калды, рухы яши. Бу искиткеч кичәдә комсомол яшьләренең йөрәкне шомландыра, айкалдыра торган җырлары яңгырады. Хәтирәләр белән яшьлек һәм энергия яңадан кайтты. Комсомол үзенең 100 еллык юбилеен уздырса да, бер тапкыр аның сафларына кергән кешеләр, беркайчан картаймый. ”Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам", дип җырлаган буын бит ул. Бу сүзләр безнең йөрәкләрдә яңгырасын иде!