Түбән Каманың "Шәфкатьлек" үзәгендә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә

2018 елның 7 сентябре, җомга

Түбән Каманың "Шәфкатьлек" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән спорт- физкультура буенча күнегүләрне саф һавада үткәрүгә зур игътибар бирелә.

Үзәкнең спорт мәйданында гына түгел, шәһәр паркларында да спартакиада, эстафета, төрле ярышлар уздырыла.

2018нче елның 4 сентябрь көнне үзәктә ял итүчеләр өчен скандинавия йөреше турында дәрес үткәрелде.

Үзәкнең инструкторы Елена Федулина өлкән яшьтәге ял итүчеләргә һәм инвалидларга спортның бу төре, аның сәламәтлектә файдасы турында сөйләде, таяклар белән дөрес йөрү кагыйдәләрен өйрәтте.

Ял итүчеләр сәламәт яшәргә өйрәткән тирән эчтәлекле бу дәрестән канәгать калды. Скандинавия йөрешенең авыруларга каршы тору чарасы гына түгел, гомумән кәефне күтәрү өчен дә бик мөһим икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International