Бүген Алабуга шәһәренең “Ышаныч” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Карау-тәрбияләү мәктәбенең ачылышы булып узды.
Мәктәпнең беренче 7 укучысы 2 ай дәвамында һәр атна саен уздырылачак дәресләрдә, урында ятучы авыруларны карау, аларның физиологик һәм психоэмоциональ үзенчәлекләре, стрессны җиңү, авыруларны ашату, һәм төрле авырулардан интегүче кешеләргә төрлечә ярдәм күрсәтү буенча белемнәр үзләштерәчәкләр.
Дәресләрне оешманың психологы, хезмәттәшлек турында кпилешү төзелгән медицина юнәлеше буенча белем бирүче уку-укыту оешмасыныңукытучылары алып барачак.