Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндеру үзәгәндә “Экстремизмга – юк!” декадасы уңаеннан чаралар үткәрү дәвам итә.
Кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Разида Газизова “Кояш нурында күгәрченнәр” темасына шөгыль үткәрде. Аның максаты - балаларда патриотик хисләр, бердәмлек, туган илгә карата горурлык хисе тәрбияләү, дөньяда барган вакыйгалар белән танышып бару.
Кечкенәләр ак күгәрченнең дуслык һәм тынычлык символы икәнлеген белде. Аннары һәрбер бала үзенең кечкенә тынычлык символын махсус кайчылар белән кисте, алар бик пөхтә итеп, тырышып, зур кызыксыну белән эшләделәр.
“Балачактан илебездә, дөньяда бергә яшәргә, аны сакларга өйрәнәбез”, - ди тәрбияче. “Дөньядагы тынычлык иң элек, йөрәкләрдә, безнең аңыбызда. Бу табигаткә, барлык кешеләргә түземлек. Бу хис дөнья, табигать, башка кешеләр белән бердәмлек”.